Моңлы ягым – Татарстан

21 нче февраль көнне шәһәр үзәк китапханәсендә “Мин – сөйлим” әдәби музыкаль кичә кысаларында, Халыкара туган көн бәйрәменә багышланган “Моңлы ягым – Татарстан” шигырь сөйләүчеләр конкурсының II нче туры булып узды. Әлеге конкурста көллиятебез исемен Баширова Зәлия (9141 нче төркем), Мөһәммәдиев Мөнир (112 нче төркем), Фазылов Азамат (132 нче төркем) якладылар. Алар Муса Җәлилнең “Вәхшәт” һәм “Дуска” шигырьләрен яттан сөйләделәр.

Конкурсантларга шәһәребезнең күренекле язучылары һәм шагыйрьләре алдында чыгыш ясарга туры килде. Мәртәбәле жюри составында ТРның атказанган укытучысы, профессор Әнвәр Шәрипов; ТРның Язучылар берлеге әгъзасы Рубис Зарипов һәм Зимфира Исламова; шагыйрә, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Вера Хәмидуллиналар бар иде.

Бәйге бик эчтәлекле чыгышлардан торды һәм җыр-моң белән үрелеп барды.

Финалга чыккан катнашучылар I-II-III нче дәрәҗәдәге дипломнар белән, шулай ук аерым номинацияләрдәге махсус дипломнар белән бүләкләнделәр.

Безнең студентларыбыз бик яхшы чыгышлар ясадылар. Шулай итеп, Мөһәммәдиев Мөнир белән Фазылов Азамат 1 нче урынга ия булдылар, ә Баширова Зәлия “Сөйләү осталыгы” номинциясендә җиңү яулады. Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз! Аларга алга таба да уңышлар телибез!

mTYtsrWi9CA

TMQLksDDiDg

mwFcQMrquwQ



 

Прямая трансляция Знание.ТВ

Российское общество «Знание» на Международной выставкефоруме «Россия» (znanierussia.ru)

https://znanierussia.ru/s/tv

Российское общество «Знание» запускает круглосуточную трансляцию Знание.ТВ!

Все самые яркие события Международной выставки-форума «Россия» и выступления выдающихся людей нашей страны вы увидите именно здесь!

Можно будет круглосуточно в любое удобное время послушать лекции, освоить новые навыки, окунуться в мир постоянного саморазвития!

Ещѐ больше знаний ждѐт вас на Знание.ТВ!

Подключайтесь!


blind