21 нче февраль көнне шәһәр үзәк китапханәсендә “Мин – сөйлим” әдәби музыкаль кичә кысаларында, Халыкара туган көн бәйрәменә багышланган “Моңлы ягым – Татарстан” шигырь сөйләүчеләр конкурсының II нче туры булып узды. Әлеге конкурста көллиятебез исемен Баширова Зәлия (9141 нче төркем), Мөһәммәдиев Мөнир (112 нче төркем), Фазылов Азамат (132 нче төркем) якладылар. Алар Муса Җәлилнең “Вәхшәт” һәм “Дуска” шигырьләрен яттан сөйләделәр.


