Мин кулыма китап алам

2019 нчы ел, 19 октябрь – Бөтен дөнья татарча диктант яза. Әлбәттә, милләтебезнең киләчәге өчен чын-чынлап өзгәләнеп йөрүчеләр бу акциядан читтә калмагандыр...

Шулай итеп, 2019 елның 19 нчы октябрендә без дә, 9113 группа укучылары һәм кураторобыз, Яр Чаллы шәһәренең 84 лицеена “Татарча диктант” язарга бардык. Диктант Роберт Миннуллинның “Мин кулыма китап алам” тексты буенча диктант яздырылды.

Кешелек дөньясы мең ел элек тә китапсыз яшәмәгән, хәзер дә аннан башка яши алмый. Китап – белем чишмәсе. Китап укымаган кешенең аң-фикерләү дәрәҗәсе дә түбән, рухи дөньясы да ярлы була. Ата-анага, милләт һәм туган илгә мәхәббәт тә китап аша сеңдерелә. Халкыбызның бөек үткәнен дә китап аша гына белә алабыз. “Шуңа күрә дә без Китапка чиксез рәхмәтле.”

Р. Миңнуллин текстының соңгы юлларында китапның милләт өчен рухи чыганак булуы турында ассызыкланган. Автор укучыларны милләтебез тарихында китапның тоткан урыны һәм аның рухи кыйммәте турында уйланырга чакыра.

Әйе, бу шулай. Бүген укучы, кибеткә кереп, китап алмый. Китап геройларын белми, алар белән бергә шатланмый. Көне-төне компьютерда уйный. Бу уеннар аның тормышка карашын үзгәртә, зиһенен югалта. Виртуаль дөнья белән яшәгән бала миһербансыз булып үсә, акчага табынуы арта бара.. Аның өчен милләт тә, ата-ана да икенче планга күчә бара. “Виртуаль дөнья - реаль дөньядан, тормыштан аерылу дигән сүз.” Компьютерның файдалы яклары да бик күп, ләкин ул барыбер китапны алыштыра алмый. Шулай итеп, китап кешене уйланырга, аның геройлары кичергәннәрне йөрәгеннән үткәрергә, хис дөньясын баетырга, битараф булмаска ярдәм итә.

Сүземне йомгаклап шуны әйтәсе килә: диктант язарга бик күп кеше килгән иде, шунысы сөендерә, алар арасында җиде яшьлек сабыйдан алып, җитмеш яшьлек әбиләргә кадәр бар иде. Димәк, безнең милләтебезнең киләчәге һичшиксез якты булачак.

23_10_2019_01

23_10_2019_02



 

Прямая трансляция Знание.ТВ

Российское общество «Знание» на Международной выставкефоруме «Россия» (znanierussia.ru)

https://znanierussia.ru/s/tv

Российское общество «Знание» запускает круглосуточную трансляцию Знание.ТВ!

Все самые яркие события Международной выставки-форума «Россия» и выступления выдающихся людей нашей страны вы увидите именно здесь!

Можно будет круглосуточно в любое удобное время послушать лекции, освоить новые навыки, окунуться в мир постоянного саморазвития!

Ещѐ больше знаний ждѐт вас на Знание.ТВ!

Подключайтесь!


blind