“Ләйлә вә мәҗнүн”

Театр − яктылыкка, нурга илтә,

Кире юлга җибәрми, уңга илтә.

ГабдуллаТукай.

Безнең группа студентлары тырышып укыйлар да, җәмәгать эшләрендә дә актив катнашалар. Шулай ук алар күңелле һәм файдалы итеп ял да итә беләләр.

2019 ел – президентыбыз В.В.Путин тарафыннан Россиядә Театр елы итеп игълан ителгән иде. Шуны искә алып без, студентлар һәм безнең кураторыбыз, 19 нчы сентябрь көнне Чаллы татар драма театрында, “Ләйлә вә Мәҗнүн” поэмасына нигезләнеп сәхнәләштерелгән спектакль карадык. Спектакль яңа форматта эшләнгән. Ул хәзерге заман таләпләренә туры килә. Төп геройлар: Булат белән Йолдыз мөнәсәбәтләре, Ләйлә вә Мәҗнүн мәхәббәте белән үрелеп бара. Бу фаҗигале мәхәббәт тарихы. Яшь артистларның уйнавы бик тәэсирле, безнең буынга аңлаешлы. Борын заманнардан килгән мәхәббәт тарихын, Г.Кариев театры артистлары без яшьләргә аңлаешлы итеп җиткерә алдылар. Мелодрамада бүгенге көндә бик актуаль булган проблемалар үзәккә куела. Беренче карашка яшьләрнең бергә була алмауларына социаль статус, гаиләнең матди хәле, гаят тә консерватив әти-әниләр сәбәпче була кебек. Тик, бер дә көтелмәгәндә, безнең заман “Ләйлә вә Мәҗнүненең” мәхәббәт тарихы реаль тормыштагы кебек чишелеш таба. Уйланырлык нәрсәләр күп. Соңгы фикерне тамашачы әйтергә тиеш.
Спектакль безгә бик ошады, барыгыз, карагыз!

Ханапова Алсу

9113 группа

IMG-20190920-WA0009_


 

Прямая трансляция Знание.ТВ

Российское общество «Знание» на Международной выставкефоруме «Россия» (znanierussia.ru)

https://znanierussia.ru/s/tv

Российское общество «Знание» запускает круглосуточную трансляцию Знание.ТВ!

Все самые яркие события Международной выставки-форума «Россия» и выступления выдающихся людей нашей страны вы увидите именно здесь!

Можно будет круглосуточно в любое удобное время послушать лекции, освоить новые навыки, окунуться в мир постоянного саморазвития!

Ещѐ больше знаний ждѐт вас на Знание.ТВ!

Подключайтесь!


blind